- әгәренки
- иск. терк. 1. Реаль мөмкин булган шартны белдергән иярчен җөмләне баш җөмләгә терки. "Дә" кисәкчәсе белән янәшә килеп, теләк, уйланылган яки чынбарлыкка туры килми торган шарт төшенчәсен аңлаткан иярчен кушма җөмләне баш җөмләгә терки. Гадәттә "икән" модаль сүзе белән баш җөмләдән аңлашылган эш-хәлнең сәбәбе яки нигезе булып торган шартны белдерүче иярчен шарт җөмләдә кулл. 2. Кереш җөмләләрдә шартлылык, чамалап әйтү төсмере белдерә 3. Икенче җөмләдәге фикер белән чагыштыру яки аңа каршы куюны белдергән җөмләнең башында кулл. 4. Гади җөмләдә бик көчле теләкне белдерү, көчәйтү өчен кулл. әгәр куәтем җитәрлек булса иде 5. Риторик сораулы хикәя җөмлә башында кулл. 6. кис. Каргаганда, ант иткәндә ант сүзе янында кулл. ипи әгәр, ясыйбыз
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.